Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Татарстанда урман, дала һәм кыр киекләренә ау сезоны башланды

Бүгеннән Татарстанда этләр ярдәмендә урман, дала һәм кыр киекләренә, шулай ук ау кошларына ау сезоны башланды. Ау чоры 2026 елның 5 гыйнварына кадәр дәвам итә. Бу хакта республиканың Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Суер, көртлек, боҗыр, урман шөлдие (вальдшнеп), соры көртлек, бүдәнә кебек киек кошлар, шулай ук күгәрченнәрнең кайбер төрләрен һәм урман күгәрченен аулау рөхсәт ителә.

Шул ук вакытта, күгелҗем урман күгәрчене (клинтух) һәм гади урман күгәрчененең дәүләт сагында булуын искәртәләр. Алар Россиянең Кызыл китабына кертелгән һәм бу төрләрне аулау катгый тыела.

Шулай ук ауда катнашучылар санына да чикләүләр билгеләнгән: бер эт белән ауга чыкканда өчтән дә артык аучы булмаска тиеш.

Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев