Татарстанда узган тәүлектә 370 кешенең коронавирус инфекциясе йоктыруы ачыкланган.
Стопкоронавирус.рф. порталы мәгълүматлары буенча, республикада сентябрь уртасыннан бирле авыручылар саны кимүе күзәтелә.
43 кешене хастаханәгә салганнар, ә 335 кеше терелеп чыккан.
Пандемия башланганнан бирле Татарстанда коронавирус йоктыруның 181 104 очрагы теркәлгән.
Нет комментариев