Татарстанда вахта автобусы йөк машинасына бәрелгәч, бер кеше үлгән, имгәнүчеләр бар
Хәбәрләр

Татарстанда вахта автобусы йөк машинасына бәрелгәч, бер кеше үлгән, имгәнүчеләр бар

Юл һәлакәте бүген иртән «Алабуга» махсус икътисади зонасында була.

Бүген иртән «Алабуга» махсус икътисади зонасында вахта автобусы һәм йөк машинасы бәрелешә. Автобус йөк машинасының кузовын кереп киткән диярлек.

Шаһитлар сүзләренчә, авариядән соң бер кеше үлгән, имгәнүчеләр бар.

Имгәнгән кешеләрне «ЕлАЗ» заводының керү урынына китергәннәр. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/01-12-2021/tatarstanda-vahta-avtobusy-y-k-mashinasyna-b-relg-ch-ber-keshe-lg-n-img-n-chel-r-bar-5844234


Нет комментариев