Татарстанлыларга кемнәрне Яңа ел бәйрәмнәрендә эшкә чакыртып китерә алмыйлар?
Татарстан халкы Яңа ел бәйрәмнәрендә 12 көн ял итәчәк.
Кайбер татарстанлыларны ял көннәрендә эшкә чакыртып китерергә мөмкиннәр. «Татар-информ» кемнәрне бәйрәмнәр вакытында хезмәткәрнең үзенең ризалыгыннан башка эшкә чакыртып китерә алмаулары турында сөйли.
Кемнәрне бәйрәм көннәрендә эшкә чакыртып китерергә ярамый
Эш бирүче йөкле хатын-кызларны һәм балигъ булмаган хезмәткәрләрне ял көннәрендә эшкә чакыртып китерә алмый.
Кемнәрне хезмәткәрнең үзенең ризалыгыннан башка эшкә китертә алмыйлар
Кайбер очракларда эш бирүче хезмәткәрне аның ризалыгыннан башка ял көннәрендә эшкә чакыртып китерергә хокуклы. Ләкин бу кагыйдә түбәндәге категорияләргә кагылмый:
инвалид хезмәткәрләр;
3 яшьтән кечкенәрәк балалары булган ата-аналар;сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче ата-аналар;
күп балалы ата-аналар (гаиләдәге иң кечкенә балага 14 яшь тулмаган очракта);
берүзе 14 яше тулмаган бала тәрбияләүче ата-аналар;
авыру туганын караучылар;
14 яше тулмаган бала тәрбияләүчеләр (баланың икенче әти-әнисе вахталы эштә эшләгән очракта).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев