Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Техникум студенты уңышка иреште

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы чираттагы уңышка иреште.

Уку йорты уңышлары турында газета битләрендә гел чагылдырып барабыз — куанабыз, горурланабыз! 

Бу юлы техникум студенты Россия күләмендә II урын яулады. Көндәшләре җитди булуга карамастан, уку йорты студенты Илдан Сафин «Профессионаллар-2023» Россия чемпионатының «Сәнәгать бакчачылыгы» компетенциясенең сайлау (төбәкара) этабында әнә шундый уңышка ирешә. Һөнәри осталык буенча узган бу бәйгедә аның җитәкчесе, эксперт-остазы, укытучы Рөстәм Сөнгатуллинның роле зур.

Чемпионат исә, КБР — Кабардино-Балкария республикасында, агросәнәгать көллияте базасында 23-28 июль көннәрендә уза. Илдан Сафин Россиянең төрле өлкәләреннән килгән көндәшләре арасында югалып калмый, бәйгеләрнең һәрберсендә яхшы нәтиҗәләр белән сокландыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев