Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тиз арада аякка баса, авырлыклары булмаячак...

Әтнә район үзәк больницасында беренче тапкыр лапароскопия ысулы кулланып ясалган операциянең уңай якларының әле бу берничәсе генә.

Операцияне кемнәр ясаган? Беренче пациент кем булган? Алга таба бу ысулны кулланачаклармы? Кызыксындырган сораулар белән район үзәк больницасының баш табибы Эльдар Яруллинга мөрәҗәгать иттек.

Лапароскопия ысулы белән операция, без гади телдә әйтсәк, тәнгә берничә тишек ясау ысулы белән үткәрелә. Мондый операция вакытында тәнне кисмиләр. Операция ясалачак урынга керү өчен табиб кечкенә тишекләр ясый. Гадәттә алар 3 яки 4 була, һәм һәрберсе сантиметрдан да ким булмый икән.

2022 елда «Сәламәтлек саклау» милли проекты буенча район үзәк больницасына видеоэндоскопия системасы кертелә, ул мондый операцияләрне үткәрергә мөмкинлек бирә.

– Үт куыгына әлеге ысул белән операция ясау күптәннән бар. Ә безнең районда бу беренче тапкыр үтте. Әлеге операцияне эшләү җиһазын без бик озак көттек. Узган ел ниһаять аны алуга ирештек. Сәламәтлек саклау министрлыгы тарарфыннан әлеге җиһаз кайтты. Моның өчен махсус операция эшләү бригадасын укыттык. Чөнки лапароскопия ысулы белән операция ясау өчен махсус белем булу кирәк.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев