Төнлә дә җылыта
Хәбәрләр

Төнлә дә җылыта

Табигать бу көннәрдә рәхим-шәфкатьле, төнлә салкын булса да, явым-төшемсез көннәр бүләк итә.

Көзге эшләрне төгәлләү, кышка кергәнче мал-туарны көтхүлектә йөртеп, туйганчы ашатып калу өчен соңгы мизгелләр инде бу.

Алдагы атнада да шушындый ук кояшлы көннәр көтелә. Дөрес, аязучан-болытлы булыр, хәтта яңгыр сибәләп узарга мөмкин дип вәгъдә итә синлоптиклар. Шул ук вакытта төнлә дә "минус"тан "плюс" температурага күчеш көтелә.


Нет комментариев