Төнлә Татарстанда БПЛА бәреп төшерелде
Хәбәрләр

Төнлә Татарстанда БПЛА бәреп төшерелде

Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итте.

Хәрби ведомствода сөйләүләренчә, Татарстаннан тыш пилотсыз очкычларны Мәскәү өлкәсе, Түбән Новгород, Ульяновск, Әстерхан һәм башка өлкәләр, шулай ук Краснодар крае, Кырым Республикасы, Кара һәм Азов диңгезләре акваторияләрендә бәреп төшергәннәр.

Россия күгендә барлыгы бер төн эчендә 505 пилотсыз очкыч тотып алынган.

Искәртәбез, узган төндә Татарстанда 2:59 сәгатьтән 5:52 сәгатькә кадәр пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимы гамәлдә булды. Шулай ук 4:17 сәгатьтә Казанга БПЛА һөҗүме куркынычы турында хәбәр ителде, 5:17 сәгатьтә янау режимы гамәлдән чыгарылды.

Хәзерге вакытта республика аэропортлары чикләүләрсез эшли.

Татар-информ


Нет комментариев