Торак инспекциясе Татарстанда бер атна эчендә күп фатирлы йортларда 55 хокук бозу очрагын тапкан
«Электротехниклар» идарәче компаниясенә проблеманы 28 ноябрьгә кадәр бетерергә боерык бирделәр.
Тикшерүләр атнасында торак инспекторлары күп фатирлы йортларда 55 хокук бозу очрагын ачыклаган. Яр Чаллыда 56/22 номерлы йортның түбәсе ага, шуның аркасында фатирны су баса.
«Электротехниклар» идарәче компаниясенә проблеманы 28 ноябрьгә кадәр бетерергә боерык бирделәр.
Иң шаккаткыч очрак Төзүчеләр проспекты буенча 28 нче йортта табылган – анда су белән тәэмин итү һәм канализация торбалары гади бауга эленгән. Моның өчен «Алсу» ИК вазыйфаи затына 25 мең сум штраф салынган.
Бер атна эчендә 216 мең сумлык штраф язганнар. Идарәче компанияләргә 116 кисәтү юлланган, нигездә йортларны начар карап тоту һәм сыйфатсыз коммуналь хезмәтләр күрсәтү өчен. Бигрәк тә Түбән Каманың «Торак» ИК һәм капиталь ремонт регоператоры аерылып торды, алар берничә кисәтү алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев