Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Тормышның төп юнәлешләре

Менә шундый матур гаилә яши Олы Әтнә авылында.

Баязитов – районыбызда яхшы ук таныш фамилия.
Бу мәкалә районыбызның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Таһир Баязитов һәм аның гаиләсе турында.

Озак еллар эшләү дәверендә бөтен район авыл хуҗалыгын җитәкләргә сәләтле оста итеп танытты ул үзен. Аның белән хезмәт юлын башлаган чорларны искә алып сөйләшкәнебез бар. Фикере үзенчәлекле.
– Беренче чи­рат­та эшеңә җа­вап­лы карау ки­рәк. Икенчесе – кем генә булмасын, һәр­кем белән дөрес итеп әңгәмә кора белергә кирәк. Өченчесе – әйткән сүзеңне һәрвакыт тиешенчә үтәргә, – ди ул.
Игътибар иттегезме икән, болар барысы да Ислам дине нигезләрендә чагылыш таба. Әйтергә кирәк, Таһир Баязитов боларның барысын да үз эшчәнлегенең төп юнәлешләре итеп алган. Шул сәбәпле эше генә түгел, гаилә тормышы да күпләр сокланырлык. Күз салыйк әле.
Җәмәгате Гөлүсә Күәм авылы кызы. Уртак гаилә булып 2007 елны оешалар. Чагыштырмача яшь гаилә саналса да, бүгенге көндә 5 бала тәрбиялиләр. Олысы – өзелеп көткән сөенечләре  Камил – 2009 елның 5 июлендә туган, хәзер 16 яшь. Ул үзебезнең Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында укый. 2011 елның 27 маенда икенчесе – кызлары Динә дөньяга килә. Аннан соң,  2016 елның 18 маенда кызлары Зәлинә, 2017 елның 27 июлендә тагын бер кызлары Ясминә һәм 2022 елның 28 гыйнварында төпчекләре Зәйнәб туа. Соңгысыннан кала кызлар барысы да Олы Әтнә урта мәктәбендә белем алалар. Әнә шулай бәхетле, 7 кешелек зур гаилә булып яшәп яталар алар.
Әлбәттә, төп байлыклары күп балалар тәрбияләүдә яки гаилә башлыгының үрнәк җитәкче булуында гына түгел. Беренче чиратта авыл халкы, туганнар, тирә-як күршеләр арасында тирән ихтирамга лаек булу белән алдыралар алар. 
Монысы һәркемгә дә бирелми. Ә бит бу да югарыда телгә алган өч үзенчәлеккә бәйле. Шуңа күрә эшләре дә, тормышлары да гел уң бара. Әлбәттә, каршылык­лар, проблемалар бардыр инде ул. Гаиләдә шунсыз булмый. Әмма Баязитовлар, җилдә киерелгән җилкән кебек, аларны җиңеп, куанып-шатланып яшиләр.
Кыскасы, менә шундый сок­лангыч гаилә яши янә­шә­бездә. Афәрин, Баязитовлар! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев