Тормышыбыз бизәге сез, кадерле хатын-кызлар!
Хәбәрләр

Тормышыбыз бизәге сез, кадерле хатын-кызлар!

Күәм авылы мәдәният йортында сәхнә ветераннары һәм махсус хәрби операциядәге егетләрнең әниләре белән очрашу булды.

Күәм авылы мәдәният йортында 8 март уңаеннан «Тормышыбыз бизәге сез, кадерле хатын-кызлар!»  исемле чара узды. Әлеге  чарага сәхнә ветераннары һәм махсус хәрби операциядәге егетләрнең әниләре килгән иде.  Бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп, чәй өстәле артында дәвам итте. Дөньяларыбыз тыныч, имин булып һәркемгә бәхеттән елмаерга язсын.


Нет комментариев