Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Төзелгән килешүләр белән җентекләп танышмыйлар

Кайбер кешеләр шәхси төзелеш өчен арендага бирелгән җир участокларын файдаланганда, төзелгән килешүләр белән җентекләп танышмыйлар.

Нәтиҗәдә, муниципаль милектән файдалануга билгеләнгән срокларда түләүне башкармыйлар һәм моның өчен пенялар исәпләнә. Таләпләрне үтәмәгән затлар өчен каралган штрафлар, биредәге үзгәрешләр турында җирләр, аренда сроклары турында Әтнә районы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Рәис Фирдүс улы таныштырып үтте.

Рәис Фирдусович, арендага җир участогы бирү тәртибе, андагы үзгәрешләр белән таныштырсагыз иде?

– Индивидуаль төзелеш өчен җир алырга теләүче гражданнар Әтнә районы башкарма комитетына, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәккә яисә дәүләт хезмәтләре порталында электрон рәвештә мөрәҗәгать итә ала. Мөрәҗәгать итүченең җир кишәрлеге бирү буенча хезмәт күрсәтүе турында мөрәҗәгать итүендә гаризага түбәндәгеләрне теркәп куярга кирәк:

– шәхесне таныклый торган документлар;

– вәкаләтле вәкилнең вәкаләтләрен раслый торган документ (әгәр мөрәҗәгать итүче исеменнән вәкил гамәлдә булса);

– территорияләрнең кадастр планында җир кишәрлеген урнаштыруның расланган схемасы (әгәр җир кишәрлеген төзергә кирәк булса һәм чикләрендә җир кишәрлеге төзү каралган территорияне ызанлау проекты расланмаган булса).

Муниципаль хезмәт алу өчен гариза бланкын мөрәҗәгать итүче шәхсән Әтнә районы башкарма комитетына яисә мөлкәти һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына мөрәҗәгать иткәндә алырга мөмкин. Бланкның электрон формасы Башкарма комитетның рәсми сайтында урнаштырылган. Гариза һәм теркәлә торган документлар мөрәҗәгать итүче тарафыннан кәгазь чыганакларда түбәндәге ысулларның берсе тарафыннан тапшырылырга (җибәрелергә) мөмкин: шәхсән (мөрәҗәгать итүче исеменнән ышанычнамә нигезендә эш итүче зат тарафыннан); почта аша. Гариза һәм документлар шулай ук мөрәҗәгать итүче тарафыннан көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзаланган электрон документ рәвешендә гомуми файдаланудагы мәгълүмат-телекоммуникация челтәре аша, шул исәптән «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәре аша, һәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы аша тапшырылырга (җибәрелергә) мөмкин.

Гаризаны теркәгәннән соң, муниципаль хезмәт күрсәтү срогы 12 көннән дә артмаска тиеш. Биредә гариза бирүче тарафыннан соралган җир кишәрлеген арендага бирү турында гаризалар кабул итү вакыты (30 көн) һәм аукцион үткәрү турында игълан ителгәннән соңгы вакыт (30 көн) кертелми.

– Арендалау срогы ничә елны тәшкил итә?

– 2015 елга кадәр индивидуаль торак төзелеше өчен участоклар өч елга бүлеп бирелгән, кирәк булса комиссия карары нигезендә срок озайтыла иде. Ә хәзер арендалау вакыты 1 елдан 20 елга кадәр тәшкил итә.

– Аренда түләве ничек башкарылырга тиеш?

– Бүгенгә бу – иң проблемалы сорауларның берсе. Гражданнарга җир кишәрлеге биргәннән соң ике яклы килешү төзелә. Анда барысы да ачык һәм аңлаешлы язылган. Кызганыч, кешеләр аны игътибар белән укымыйлар, түләү тәртибен бозалар һәм моның өчен аларга пени өстәлә.

Газета аша арендага җир кишәрлекләре алырга теләүчеләргә яки бүгенге көндә булганнарга әйтәсе килә,  участокларны арендага алу буенча түләүләр һәр ай саен башкарылырга тиеш. Әгәр күрсәтелгән срокта түләү башкарылмаса, пенялар исәпләнә. Ай саен түләүне мәшәкатьле дип санасагыз, бер еллык сумманы түләү мөмкин. Әмма моны ел башына кадәр эшләргә кирәк. Әйтик, 2023 ел өчен  агымдагы 2022 ел ахырында.

– Әгәр дә йорт биш ел эчендә төзелсә, калган 15 ел өчен аренда түләвен түләргә туры килмәсме?

– Йортны төзеп бетергәннән соң аның хуҗасы үз исеменә торакны (йортны) рәсмиләштерергә һәм бу хакта документ (өземтә) алырга тиеш. Без бу кишәрлекне гражданга җир законнары нигезендә сатабыз. Әгәр җир кишәрлеген арендалау шартнамәсе 2021 елга кадәр җир кишәрлеге өчен түләү суммасы символик рәвештә төзелгән булса. Ул кадастр бәясеннән чыгып исәпләнә. Мәсәлән, кишәрлекнең кадастр бәясе 200 мең сум булса, аны шәхси милеккә күчерү 6-7 мең сумга төшәчәк. Әгәрдә килешү 2021 елдан төзелсә, кадастр бәясен тулысынча түләргә туры киләчәк. Җир кишәрлегенә исәп-хисап бәясен тулысынча түләгәннән соң аренда түләве алынмый.

– Арендага түләүне кайда башкарырга мөмкин?

– Ике яклы килешүдә түләү өчен барлык реквизитлар күрсәтелгән. Түләүне шулар буенча башкарырга кирәк тә инде. Әгәр бу документта күрсәтелгән вакыт эчендә арендага алынган җир өчен түләү бөтенләй туләнмәсә (башкарылмаса), җир кишәрлеге дәүләткә кайтарылырга мөмкин.

– Таләпләрне үтәмәгән гражданнарны ничек ачыклыйсыз?

Исәпләнгән һәм түләнгән суммаларның электрон реестры алып барыла. Арендаторларга вакытында түләмәгән реестр нигезендә пенялар исәпләнә. Бурычы булган затларга түләп бетерү турында хәбәрнамә җибәрелә, түләмәү очракларында  документлар  түләтү өчен судка җибәрелә.

- Аренда срогы азагына якынлашып, килешудэге жир кишэрлеге белэн куллануны дэвам итергэ телэге булган кешелэргэ  ни эшлэргэ?

- Бу очракта килешу тозешкэн кешенен тулэнмэгэн эжэтлэре, жир белэн дорес кулану, яисэ  бу жиргэ карата законны бозу очраклары теркэлмэсэ 14 март 2022 елнын №58-ФЗ Федераль законнын «Россия Федерациясенен аерым   8 статьясе нигезенэ таянып оч елга озайту чарасы бар.   

– Гражданнар үз сораулары белән кая мөрәҗәгать итә ала?

Район үзәгендәге күпфункцияле үзәктә урнашкан җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасына. Адресы Олы Әтнә авылы, Совет урамы, 57 йорт. Белешмәләр өчен телефон: 2-34-03 (05)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев