Татарстанда 10 айда 5,7 мең тонна карабодай ярмасы җитештерелгән.
Татарстанда агымдагы ихтыяҗ булганда, карабодай запаслары яңа уңышка җитәргә тиеш. Бу хакта республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров АПКДАГЫ һәм азык-төлек базарындагы вәзгыятьне мониторинглау буенча оперштаб утырышында хәбәр итте, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Матбугат хезмәте.
«Тулаем алганда, бу ярма белән тәэмин итү буенча проблемалар юк, җитештерүчеләребез белән даими элемтәдә торабыз, аларга кирәкле ярдәм күрсәтәбез», — диде Җәббаров.
Нет комментариев