Хәбәрләр

Түбән Камада һәлак булганнарның гаиләләренә икешәр миллион сум түләнәчәк

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага пилотсыз очкычлар һөҗүме вакытында һәлак булганнарның гаиләләренә һәм зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү турында карар чыгарды, дип хәбәр итте ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

«Һәлак булганнарның гаиләләренә - ике миллион, зыян күрүчеләргә, авырлык дәрәҗәсенә карап 600-300 мең сум күләмендә түләү каралган», - диелә хәбәрдә.

Моннан тыш, нормативлар нигезендә, өлешчә һәм тулысынча югалган милек өчен түләү күздә тотыла.

Татар-информ


Нет комментариев