«Тукайлы яз»
Хәбәрләр

«Тукайлы яз»

Күәм урта мәктәбендә бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 140 ел уңаеннан «Тукайлы яз» дип исемләнгән иҗади эшләр бәйгесе узды.

Бәйгедә 1-11 нче сыйныф укучылары түбәндәге номинацияләрдә үз көчләрен сынады:

Рәсем - шагыйрьнең шигъри дөньясын буяулар аша сурәтләү;

Кул эшләре - үз кулларың белән иҗат итү; 

Инсценировка - Габдулла Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү;

Ясалма интеллект ярдәмендә видеолар - заманча технологияләрне әдәбият белән берләштерү. 

Һәр укучы теләп катнашкан.  Габдулла Тукайның бай мирасы яшь буын күңелләрендә яши һәм яңара!

 


Нет комментариев