Бу хакта ТАСС агентлыгы Каспий торба үткәргеч консорциумы матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
Ике нефть танкеры пилотсыз очкычлар һөҗүменә дучар булган. Консорциумда моны билгеле бер максатка юнәлтелгән һәм террористик һөҗүм дип бәяләделәр.
«Нефть төяү туктатылды. Каспий торба үткәргеч консорциумы хезмәткәрләре, шулай ук подряд оешмалары арасында зыян күрүчеләр һәм корбаннар юк. Нефть түгелүгә юл куелмады», - дип искәрттеләр компаниядә.
Нет комментариев