Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Укытучыларга 2 миллион сум түләнәчәк

Әмма бөтенесенә дә түгел.

Донбасс һәм Новороссия төбәкләренә эшләргә күченгән педагоглар өчен «Земский учитель» программасы буенча бер тапкыр түләнә торган түләү күләме 2 миллион сумга кадәр арттырылган.

Россия хөкүмәтенең тиешле карары хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган. Документта, 2 миллион сум күләмендә түләү Донецк һәм Луганск Халык Республикаларында, шулай ук Запорожск һәм Херсонск өлкәләрендә халкы 50 меңгә кадәр булган шәһәрләр, авыл торак пунктлары, эшчеләр поселоклары, шәһәр тибындагы поселокларга эшкә урнашкан укытучыларга биреләчәк, дип күрсәтелгән. Шундый ук түләү Ерак Көнчыгыш федераль округына керүче регионнар өчен дә каралган. Россиянең башка субъектларында компенсация суммасы 1 миллион сум тәшкил итә. Карар 2025 елның 1 гыйнварыннан башлана. Исегезгә төшерәбез, Россиядә 1 гыйнвардан табиблар, укытучылар һәм бюджет өлкәсендәге башка хезмәткәрләрнең хезмәт хаклары 13,2 процентка артачак.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев