Укытучыны бүләкләделәр
Казанда “Цифрлы белем бирү контенты” онлайн платформасы конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү узды.
Биредә педагогик хезмәткәрләргә Бәшир Рамиев исемендәге IТ-парк буенча экскурсия дә оештырдылар. Соңыннан күңелле мизгел – бүләкләү тантанасы булды. Чарада Күәм урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлназ Гатауллина да катнашты һәм ноутбук белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев