Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үлгәннәрнең каберен бел...

Күәм авылының 5 мәхәлләсенә караган, 5 зиратында өмә оештырылды.

Зиратлар - изге урын, анда һәркемнең әби-бабасы, туганнары, якыннары күмелгән. Аларны чистартып, тәртипкә китереп тору – һәрберебезнең изге бурычы.  Күәм авылының 5 мәхәлләсенә караган, 5 зиратында өмә оештырылды.Зиратларны чистарту өмәсендә катнашу мәрхүм һәм мәрхүмә булган туганнарыбызны һәм якыннарыбызны искә алу гына түгел, динебезгә һәм милләтебезгә карата зур хөрмәт, гореф-гадәтләребезне баетуда изге адым булып тора. Шуның өстенә, мәңгелек йортыбызны чистартып, күпме савап та алабыз! Бу изге вә саваплы эштә катнашкан һәркемгә тазалык-саулык, Аллаһның рәхмәтләрен әйләсен, әрвахларыбызның рухлары шат булып ятсыннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев