Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Унбиш минут эчендә унбер эт очрады

Аз гына көн җылыттымы, авыл урамнарын этләр баса, көтү-көтү булып йөри башлыйлар.

Эшкә төшкәндә махсус санап бардым, ничә эт каршыма очрар икән дип. Өйдән эшкә кадәр 15 минутлык кына юл булса да, каршыма 11 эт очрады. Ярар, без олы кешеләр инде, ләкин балалар да бар бит. Каршыларына көтүләре белән этләр чыкса сабыйлар гомерлеккә куркып калырга да мөмкиннәр. Курыккан кешенең башыннан пар чыга, диләр. Аны этләр дә сизә икән.

Игътибар иткәнегез бар микән, урам этләре арасында муенчаклылары, токымлылары да бар. Бу инде, хуҗалы этләр дигән сүз.

Үзебез гомер буе эт асрадык. Ләкин бәйсез тоткан юк иде.

Кичке якта гына капкаларны ябып, ишек алдында туйганчы йөгертеп ала идек этебезне.

Аннары капка каршында эт торганын күргәч, кая барганны да онытып, шикләнеп туктап каласың. Шул чакта эт хуҗалары: “Тими ул, кечкенә генә бит, ник куркасың?”, – дип әйтеп куялар. Әлбәттә, йорт хуҗасына тимәскә мөмкин инде алар. Әмма чит кешене этләр талау турында гел ишетеп торабыз. 

Райондашлар бәйләгез этләрегезне, берәр балага ташланса, закон нигезендә җавап бирәчәгегезне онытмагыз. Ташланмаса да әлеге этләрдән курку, киеренкелек балага да, олы кешегә дә күпме зыян сала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев