Уңышлылар басуда концерт карадылар
Әлеге концерт мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан Авыл хуҗалыгы көне уңаеннан үтте.
Иртә яздан, кара көзгә кадәр, ООО Агрофирма Уңыш күмәк хуҗалыгы кырларында, хезмәт куйган егетләрне, Авыл хуҗалыгы көне белән котлап, авыр хезмәтләрендә уңышлар теләп, мәдәният хезмәткәрләре концерт программасы күрсәттеләр.
Авыл хуҗалыгы көне – ул хезмәт бәйрәме генә түгел, ә җир белән эшләүче кешеләргә ихтирам күрсәтү көне дә. Бу көнне без аларның фидакарь хезмәтенә баш иябез, аларга нык сәламәтлек, гаилә бәхете һәм эшләрендә зур уңышлар телибез.
Киләчәктә дә авыл хуҗалыгы алдынгы урыннарда торсын, Татарстан Республикасының кырлары мул уңыш бирсен, ә авыл хезмәтчәннәре үзләренең эшеннән канәгатьлек алып яшәсеннәр.
Бәйрәмегез белән, хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев