Урамнан баручы ике ир-атны яшен суккан
Хәбәрләр

Урамнан баручы ике ир-атны яшен суккан

Казан янындагы бер бистәдә яшен сугудан соң ике эшче могҗиза белән исән калган.

Хәзер ир-атларга Татарстанның Республика клиник хастаханәсендә ярдәм күрсәтелә.

Яшен сугудан Лаеш районының Столбище авылында ике ир-ат зыян күргән. Аларны ашыгыч ярдәм машинасында РКБга китергәннәр. 39 яшьлек ир-атның тәненең 30 проценты пешкән, ул реанимациядә.

Моннан тыш, 52 яшьлек ир-ат аяклары сызлауга заралана. Аның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә.

Шәһри Казан


Нет комментариев