Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Урып-җыю төгәлләнеп килә

Авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматларына караганда, 10 сентябрьгә кайбер күмәк хуҗалыклар финиш сызыгына якынлашалар.

“Ленин” күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Илгиз Хәйруллин да, баш агроном Әнәс Хәй­руллин да күрше Олыяз  авылы белән чиктәш бодай басуында иделәр.

Соңгы мәгълүматларга караганда, күмәк хуҗалыкта уртача уңыш 51 ц/га тәшкил итә. Югары уңыш – җитәкчелекнең эш барышын һәрдаим күз уңында тоту нәтиҗәсе дә ул. Чөнки, беренче чиратта сыйфатка нык игътибар итәләр биредә. Шулай күнегелгән, без гадәттә, чыгышка кына игътибар итәбез, ә монда клейковинасы югары булу һәм III класслы бодай итеп яхшы бәягә сату яки вакытында тишелеше яхшы саналганны орлыкка алу, ә әлеге бодайның бу сорты үзен әйбәт күрсәтә – болар барысы да тиз арада хәл итәсе мәсьәләләр. Шул ук вакытта тагын бер мәйданда инде түнгән бодай басуы да бар – димәк, анысы да тиз арада урып-җыюны таләп итә... Ягъни, уракның бер өлешен тәшкил иткән бодай суктыру гына да тоташ проб­лемалардан тора, дип ассызыклавым. Без күзаллаганча гади генә түгел. Әнә бит, Илгиз Хәйруллин машинасыннан тиктометр алып, бу басуда җирне эшкәртү тирәнлеген дә тикшереп алды. “Югары уңыш алыр өчен тамыр системасы ныклыгы һәм дым йөрсен өчен җирне тиеш тирәнлектә эшкәртү дә бик мөһим”, – ди. 
– Ә гомумән алсак, һава торышы мөмкинлек бирсә, уракны өч көндә тәмамларга була, – дип саный күмәк хуҗалык җитәкчесе.

Бәхәссез, “Ленин”ның комбайнчылары – тырыш, ашлык төягән “КамАЗ” машиналары берөзлексез басу-ындыр табагы юлын таптый, анда да тиешле кондицияләргә җиткереп, амбарларга салып баралар. 
“Бездә барысы да яхшы эшлиләр. Ур­так тырышлык нә­тиҗәсе бу”, – ди ул.
Ә баш агроном быелгы уракка көче кергән һәркемне санап чыкты.
– Уңыш мул булгач, иген­челәрнең дә күңеле кү­тәренке. Аңлашыла инде, озын сме­нада эш­либез, – ди ул.
Комбайнчылар Раил Гал­ләмов, Айрат Касымов, Ришат Хәкимуллин, Борис Уткин, Ислам Әскаров, Данис Закиров – шушы басуда, Илфат Гыймадиев, Айдар Сабирҗанов күршедәге басуда бодай суктыралар. 


Югарыда билгеләнгән иде инде, монда бары “КамАЗ”лар ташый – Илфар Галләмов, Руслан Исмәгыйлев, Нияз Хәйруллин, Илгиз Хәйруллин, Илфат Сибгатуллин, Илшат Хәйретдинов, Фәнил Сабирҗанов.  


Ике басуда да янгын сүндерү машиналары тора – Шәмсетдин Кинжаев белән Рафис Исмәгыйлев “иярләгән” машиналар күмәк хуҗалыкның үзенеке.
Ток мөдирләре кайткан ашлыкның дымлылыгын билгеләп, шул нигездә кирәк булса “сушилка”га җибәрәләр. Монысын “Влагомер зерна” ярдәмендә Бәрәскәдә – Гадел Гыйззәтуллин, Олы Бәрәзәдә – Фирдүс Сабиров башкара.
Комбайнчылар паркта иртәнге 5тә үк җыелалар. Аннан аларны “вахта” машинасы басуга алып чыга. 8ләр тирәсендә эш башлана һәм чык төшкәнче – кичке 7-8нче яртыларга кадәр дәвам итә. Ашарларына 11ләрдә, төштән соң 4ләрдә алып киләләр.
Шул ук вакытта “Ленин”да сенаж салу да бара. “МакДон” комбайнында Илфар Галләмов белән Руслан Баһавиев егалар. Ягуар”да Рөстәм Насретдинов туратып төйи, “Т-150” тракторында Илназ Гайнуллин, Зөлфәт Галләмов, Илшат Камалиев һәрберсе чокырга масса ташыйлар. 
Чәчү дә дәвам итә. Анысында “Нью Холланд” тракторы, “Хорш” чәчү комплексы белән озын сменада Илнар Биктимеров эшли. Сенажга чыкканчы аны Рөстәм Нас­ретдинов алыштыра. Орлыкны «КамАЗ»да Илфат Сибгатуллин һәм Илнур Хәкимов, ашламаны “ГАЗ-53”тә Гали Гайнетдинов һәм Руслан Исмәгыйлев чыгара. Айнур Биктимеров һәм Радик Фазылҗанов “КамАЗ” белән аммиак чыгарып торалар.
Менә шулай, барлык эшнең бергә өелгән чагы. Монда гына түгел, барлык күмәк хуҗалыкларда да шул хәл. Әле монда зәб искә алынмады. 
“Ленин”да соңгы көнне 2 агрегат эшләгән һәм инде тиешленең дүрттән бер чамасы төгәлләнгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев