Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итә.
«Үткән төндә, 13 октябрьдә 20.00 сәгатьтән 14 октябрьдә 8.00 сәгатькә кадәр, һава һөҗүменнән саклану системасы тарафыннан Белгород, Брянск, Волгоград, Воронеж, Владимир, Калуга, Курск, Липецк, Новгород, Орёл, Ростов, Рязань, Саратов, Смоленск, Тверь, Тула өлкәләре, Мәскәү төбәге, Краснодар һәм Ставрополь крайлары, Кырым Республикасы территорияләрендә һәм Азов диңгезе акваториясендә Украинаның самолет тибындагы 902 пилотсыз очкычы бәреп төшерелде», – диелә хәбәрдә.
Нет комментариев