Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үз куллары белән тудырган музейга сәяхәт

Олы йөрәкле, гаҗәеп тә талантлы, киң күңелле якташ язучыбыз, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Фатих Хөсни исемендәге бүләк иясе Фәизов Радик Хәбибрахман улының тормыш юлы һәм иҗатына багышланган, бик матур үз куллары белән тудырган музейга сәяхәт кылды Дусым мәдәният йорты җитәкчесе балалар белән.

Радик Фәизов 1931 елны табигатьнең иң ямьле, дөньяның яшеллеккә күмелеп, шау чәчәккә төренгән, хезмәт белән кайнаган май уртасында, 15 нче майда, чишмә-инешләргә, болын-кырларга бай Әтнә төбәгенең Дусым авылында дөньяга килә.  

"Күәм авыл китапханәчесе Вафина Луиза апай белән берлектә "Радик Фәизов эзләре буйлап" дигән исем астында балалар белән музейда кирәкле һәм бик файдалы булган мәгълүматлар белән баетылган сәяхәттә булдык", - дип хәбәр итте Дусым мәдәният йорты җитәкчесе Альбина Хакимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев