Үзәк китапханә Бәрәскә урта гомуми белем бирү мәктәбендә кунакта
Бәрәскә урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10-11 нче сыйныф укучыларын электрон презентация ярдәмендә китапханә эшчәнлеге, үзәк китапханә тарихы һәм аның бүгенгесе белән таныштылар.
Балалар китапханәнең даими укучылары рәтенә кушылдылар.
Шулай ук катнашучылар кызыклы әдәби викторинада үзләренең зирәклеген, тапкырлыгын һәм белемнәрен сынап карадылар.
Безгә тормыш бүләк иткән, бөтен йөрәк җылысын биргән, безнең өчен тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр кичергән газиз әниләр көне якынлашу уңаеннан табигый ташлардан беләзек ясау буенча осталык дәресе дә үткәрделәр.
Әлеге чара федераль “Пушкин картасы” проекты, “Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру” дәүләт программасы кысаларында һәм “Гаилә” милли проектының “Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәни инфраструктура” федераль проекты максатларына һәм бурычларына туры китереп үткәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев