Үзәк китапханә хезмәткәрләре лагерьда кунакта
Җәйге каникул көннәрендә Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Әхәт» мәчете каршындагы лагерьга йөрүче укучылар өчен мавыктыргыч китап дөньясына сәяхәт оештырдылар.
Әдәби викторинада балалар бик теләп әкият геройларын, яраткан әсәрләрдән канатлы гыйбарәләрне искә төшерделәр һәм катлаулы табышмакларга җавап эзләделәр. Балалар ярышып кына калмады — алар туган телебезнең тарихы турында гаҗәеп фактлар ачтылар.Китапханәчеләр татар теленең байлыгы, аның үсеше һәм борынгы заманнардан бүгенге көнгәчә сакланып килүе турында кызыклы мәгълүматлар җиткерделәр. Бу яңалык балаларның телгә һәм милли мираска карата кызыксынуын тагын да арттырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев