Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үзең үстергәнгә җитми

Яңа Әтнәдән Гөлнар Гарифуллинаның тәрәзә төбендә кыярлары өлгергән.

Сокланып карап йөргәндә тиз-тиз генә киңәшләрендә биреп алды. 1 мартта бер савытка 4әр кыяр утырттым. Сортына карап кыярлары да төрлечә өлгерә. 

 Кыш уртасында түтәлдән генә кыяр өзеп алу чынга ашмаслык хыял түгел. Хәзер кыярның үтә дә тиз өлгерешле, үз-үзен серкәләндерергә сәләте сортлары бик күп. Кыяр яктылык ярата. Көньякка яки көнчыгышка караган тәрәзә төбен сайлагыз. Кыяр җылы ярата. Температураның +22, +24 градус булуы кирәк. 
Кыяр су ярата. Туфрагы гел дымлы булырга, ләкин тамырлары суда ятмаска тиеш. Иң яхшысы – кар суы. Ул йомшак. Суны иртәнге якта, җылымса килеш сибәләр.
Кыяр туфракның туклыклы һәм көпшәк булганын ярата.  

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев