Узган төндә Россия төбәкләрендә 320 БПЛА юк ителгән. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итә.
«Узган төн дәвамында һава һөҗүмнәреннән саклану көчләре тарафыннан Белгород, Брянск, Волгоград, Воронеж, Калуга, Курск, Ленинград, Липецк, Түбән Новгород, Новгород, Орлов, Псков, Ростов, Рязань, Смоленск, Тверь, Тула өлкәләре, Мәскәү төбәге һәм Кырым Республикасы территорияләре өстеннән 320 самолет тибындагы пилотсыз очу аппараты тотып алынды һәм юк ителде», – диелә хәбәрдә.
Нет комментариев