Узган төндә Россия төбәкләрендә 143 пилотсыз очкыч юк ителгән
Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итә.
«22 июньдә Мәскәү вакыты белән 20.00 сәгатьтән 23 июньдә Мәскәү вакыты белән 7.00 сәгатькә кадәр һава һөҗүменнән саклану системасы Белгород, Курск, Брянск, Ростов, Әстерхан өлкәләре, Ставрополь крае, Краснодар крае, Кырым Республикасы, Адыгея Республикасы территорияләре һәм Азов һәм Кара диңгез акваторияләрендә Украинаның самолет тибындагы 143 пилотсыз очу аппаратын юк итте», – диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев