Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Ветераннарыбыз «Балкыш»та кабат балкыйлар

Ветераннар арасында узыдырылучы «Балкыш» республикакүләм бәйгесенең район этабы узды.

Февраль ае башлануга ветераннар арасында уздырылучы «Балкыш» республикакүләм бәйгесенең район этабының сайлап алу туры узды.
 Сайлап алу турлары һәрвакыттагыча бик җанлы һәм иҗади атмосферада уздылар. Беренче көнне – Олы Мәңгәр, икенче көнне Күшәр мәдәният йортында чыгыш ясады ветераннар. Һәрбер катнашучы үзенең талантын һәм осталыгын күрсәтергә тырышты. Барысы 60тан артык номер каралган жюри тарафыннан. Шуны да әйтергә кирәк, иң өлкән катнашучы, Иске Өҗем авылыннан Габделнур абый Фәтхуллин. Ул озакламый үзенең 90 яшьлек юбилеен каршы алачак. Олы яшьтә булса да, әле дә сыздырып гармунда уйный әле ул. 
Шуңа да игътибар иттек, киемнәр дә бик зәвыклы иде. Хәтта яңаны тектерүче коллективлар да бар иде.
Жюри әгъзаларына да чыгыш ясаучыларны бәяләү җиңелләрдән булмады. 
Әлеге турда өлкәннәребез «Аерым җырлау», «Вокаль ансамбль», «Нәфис сүз», «Инструменталь башкару», «Фольклор күренеш» һәм «Хореография» номинацияләрендә үзләрен сынадылар. «Балкыш» фестивалендә катнашып гала-концертка узучылар исемлеген сезгә дә тәкъдим итәбез.

«Аерым башкаручы» номинациясе 
Аларның моңлы тавышлары һәм хисләргә бай башкарулары тамашачыларны битараф калдырмады.
Касыймов Раил, Яңа Әтнә мәдәният йорты.
Әхмәдуллина Гөлсинә, Чембулат авыл клубы. 
Җәләлиева Тәнзилә, Бәрәзә мәдәният йорты. 
Исмәгыйлева Тәслимә, Күәм мәдәният йорты. 
Абдуллин Рүзәл, Күәм мәдәният йорты.
Гыйбадуллина Рәйсә, Әйшияз авыл клубы. 
Корбанова Зөлфия, Рәфкать Бикчәнтәев исемендәге Түбән Бәрәскә мәдәният йорты. 
Йосыпова Роза, Олы Мәңгәр мәдәният йорты. 
Сәлихова Әминә, Чишмәле Сап авыл клубы. 
Гыйниятуллина Илсөяр, Ташчишмә авыл клубы. 
Хаҗиева Гөлнур, Ташчишмә авыл клубы. 
Мөхәмәтҗанова Гүзәлия, Әтнә район мәдәният йорты.

«Вокаль ансамбль» номинациясе 

 «Чишмә» халык фольклор ансамбле, Кышлау мәдәният йорты
 «Сердәшләр» халык вокаль ансамбле, Күшәр мәдәният йорты. 
 «Сердәш» вокаль ансамбле, Иске Мәңгәр авыл клубы.
 «Ләйсән» вокаль ансамбле, Бәхтияр авыл клубы.
«Чулпан» халык фольклор ансамбле, Олы Мәңгәр мәдәният йорты. 

«Нәфис сүз» номинациясе 

Вахитов Фәрит, Кышлау мәдәният йорты. 
Нигъмәтҗанова Мәрвәр, Күлле-Киме мәдәният йорты. 
Хафизова Миләүшә, Кызыл Утар авыл клубы. 
Хайруллина Гөлнур, Кече Әтнә авыл клубы. 
Мусина Рәмзия, Бәхтияр авыл клубы. 
Садыйков Раушан, Гомәр Мәрдәнов исемендәге Яңа Шашы мәдәният йорты. 
Сәмигуллина Суфия, Рәфкать Бикчәнтәев исемендәге Түбән Бәрәскә мәдәният йорты

«Хореография» номинациясе 

Сабирова Маһинур, Яңа Әтнә мәдә­ният йорты. 
Сәмигуллина Гөлфия, Бәрәзә мәдәният йорты. 
Сердәшләр» халык вокаль ансамбле, Күшәр мәдәният йорты.

 «Инструменталь башкару» номинациясе 

Фәтхуллин Габделнур, Иске Өҗем авыл клубы. 
Хәтибуллин Гыйниятулла, Ары мәдәният йорты,.
Галимҗанов Мансур, Яңа Әтнә мәдә­ният йорты. 

«Фольклор күренеш» номинациясе 

1.  «Чулпан» халык фольклор ансамбле, Олы Мәңгәр мәдәният йорты.
Сайлап алу туры нәтиҗәләре буенча, җиңүчеләр «Балкыш» республикакүләм бәйгесенең зона этабында катнашу хокукын яуладылар. Гала концерт озакламый Яңа Әтнә мәдәният йортында узар дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев