“Ветераннарыбыз бик актив...”
Хәбәрләр

“Ветераннарыбыз бик актив...”

“Ашыт” спорт комплексында узган шахмат-шашка бәйгесендә ике дистәгә якын ветеран катнашты.

 Район ветераннар советы рәисе Хәмит Галимҗанов әлеге чарага килгән өлкәннәрне котлап, үзенең чыгышын “Кечкенә генә район булсак та, халкы күп булган башка районнар белән чагыштырганда безнең өлкәннәребез һәр чарада бик теләп катнашалар, шул исәптән спорт төрләрендә дә. Быел спорт бүлеге белән бергә ветераннарның уңышын күрсәткән аерым бүлмә дә эшләп куйдык...” – дип дәвам итте. 
Өлкәннәрнең актив  икәнлеген 2 октябрь көнне Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры бинасында район мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан “Күңел белән яшь” дип исемләнгән бик шәп концерт барышында  сәхнәдәге проекторда  бер-бер артлы алышынып торган  фотолар аша да күрдек. 
Районыбызның Яшьләр эше,  спорт  һәм туризм бүлеге, район ветераннар советы тарафыннан өлкәннәр ункөнлеге кысаларында оештырылган шахмат-шашка  ярышлары да беренче тапкыр гына үтми. Үзем генә дә бу чарада икенче ел рәттән катнашам. Баштарак тамга өчен генә үтәдер кебек тоела иде. Фикерне үзгәртү өчен һәр чарада үзең катнашып, азрак тир түгеп  карау кирәк.
“Ашыт” спорт комплексына һәр катнашучы иртәрәк килергә тырыша бу көнне. Бердән, аралашасы, танышасы, хәл-әхвәл сорашасы  булса, икенчедән, бәйге башланганчы уйнап аласы, кемнең ни дәрәҗәдә уйнавын абайлыйсы бар. Монда килгәннәр икән инде, берсе дә төшеп кала торган түгел. Өлкәннәр белән уйнауның нәрсәсе бар аның дип уйлаучылар  булса, нык ялгыша. Бу чарада ничә еллар рәттән шахмат-шашка өлкәсендә тәҗрибә туп­лап, республика бәйгеләрендә чыгыш ясап, җиңүләр яулап кайткан осталарның катнашуын күргәч, фикер  мизгел эчендә үзгәрә дә куя. 
Чарада катнашучы 16 уенчы арасында озак еллар шахмат-шашка остасы булган Әлфия Закирова, Искәндәр Әхмәтов, Алсу Камалетдинова, Рүдәл Хәкимов, Фәрит Мостафин, Наил Фәйзрахмановның катнашуы күңелгә рәхәтлек тә бирде. Аллаһка шәкер, уйныйлар бит әле. Ә 82 яшьлек Фәрит ага Мостафинның ел саен катнашып, призлы урыннар яулавы  яшьләргә һәрьяктан үрнәк тә булырлык.
Шахмат яки шашка  гына уй­нау­­чылар да, ике спорт төре буен­ча көчен сынап караучылар да булды. Уен әйләнмә тәртиптә барды.   
Шахмат уенында Рүдәл Хәкимов – беренче урында, Фәрит Мостафин – икенче, Искәндәр  Галиев – өченче; хатын-кызлар арасында Әлфия Закирова – беренче, Алсу Камалетдинова – икенче, Айсылу Төхбиева өченче  урында. Шашка уенында ир-атлар арасында Салих Мингатин – беренче, Наил Фәйзрахманов – икенче, Хәмит Галимҗанов – өченче урында; хатын-кызлар арасында Сүрия Мингатина – беренче, Гүзәлия Йосыпова – икенче, Ризида Сафина  – өченче урында. 
 Җиңүчеләргә медаль һәм сертификат тапшырылды.  Дүртенче урын алучыларга да бүләк тапшырылуы, өлкәннәр өчен чәй табыны әзерләнүе дә аларга булган хөрмәт һәм рәхмәт билгесе иде. Соңыннан барыбыз бергә истәлеккә фотога төштек. 
Фикер алышып, тагын очрашырга Аллаһы Тәгалә насыйп итсен дип таралыштык.  Рәхмәт бәйгене оештыручыларга, тәртипләп  алып баручыларга, табын әзерләп сыйлаучыларга.  Үзегезгә дә хөрмәт күрергә насыйп булсын.
Сүрия Мингатина


Нет комментариев