РФ Президенты Владимир Путин алты елда минималь хезмәт хакы күләмен 35 мең сумга җиткерү бурычын куйды.
«2020 елдан башлап минималь хезмәт хакы күләме 1,5 тапкыр артты: аена 12 мең сумнан 19 мең сумга кадәр. 2030 елга ул тагын ике тапкыр диярлек артырга тиеш – 35 мең сумга кадәр», – диде Президент Федераль Җыенга еллык юлламасында.
Путин әйтүенчә, бу социаль пособиеләрдә, бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакларында чагылыш табачак.
Нет комментариев