Хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды
Язгы чакырылыш кампаниясе 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
1 апрельдә Россиядә хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды. РФ Президенты Владимир Путин Указы нигезендә, агымдагы елның язында 160 мең егетне армиягә хәрби хезмәт узарга җибәрү планлаштырыла. Хезмәт срогы - 12 ай.
Язгы чакырылыш кампаниясе 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Хәрби хезмәткә 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге гражданнар җибәрелергә тиеш.
Саклану министрлыгы мәгълүматлары буенча, агымдагы чакырылыш планлы тәртиптә үткәреләчәк. Яңа чакырылучыларны Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендәге дислокация пунктларына яки Украинадагы махсус операцияләрдә катнашу өчен җибәрмәячәкләр, дип ассызыкладылар ведомствода.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев