Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Хәтер шәме

22 июнь – Россия тарихындагы иң кайгылы көннәрнең берсе — Бөек Ватан сугышы башланган көн.

Хәтер һәм кайгы көнендә, «Хәтер шәме» гомумроссия акциясе уза – бөтен Россия буйлап Бөек Җиңү хакына гомерләрен биргәннәр истәлегенә шәмнәр кабына. Районыбызның һәр мәдәният йорты да әлеге чарага актив катнашты.
1941 елның 22 июненнән, торган саен ераккарак алып китсә дә, тулы бер ил халкының, берничә буын кешеләренең язмышын җимергән бу хәсрәтле көн, аның дәвамы булган 1412 көн һәм төн дәвам иткән Бөек Ватан сугышы бик күпләрнең күңел түрендә мәңгелек яра булып сулкылдый.Төзәлми дә, кимеми дә бу яра. Йөрәккә кан белән язылган моңсу, кайгылы, авыр хатирәләр дә бу хәвефле елларны үз җилкәсендә татыганнарның күңел түрләрендә. Күзләрдә — яшь, күңелләрдә — мәңгелек үкенеч, мәңгелек сагыш. "Ил-көннәребез имин булсын, бу дәһшәтле еллар кабатланмасын", — ди алар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев