Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хәтеребез һәрчак уяу булсын

Бәгырьсезлек диеп язар иде шагыйрь каләме ул вәһшилекне йөрәге аша үткәреп...

Алай диеп кенә атап буламы соң...??? Ел саен шушы көнгә якынлашкач, кабат - кабат алар турындагы мәгълүматны эзләнә башлыйм мин! Ул көннәрдән соң йөрәкнең әрнүен, ул фотоларның күз алдыннан бердә китми ,нинди генә эшкә тотынсам да кулдан эш килмичә үксегәнемне аңласам да ,белә торып, күрә торып шул кичерешләр дөньясына чумам! Башта әллә никадәр ,хәтта китап битләре җавап бирә алмаслык сораулар! Ни өчен нәкъ менә ул балалар? Бәхетсез күрәчәкнең, куанып аттырырга тиешле ничәмә - ничә таңы аларныкы булырга тиеш түгел иде мени соң? Күпме ана кешенең йөрәге нарасыен кочып, назга төреп үстерергә хакы юк идеме? Нинди алмаш бәрәбәренә диеп , өмет белән баккан күзләрнең ахыр чиктә соңгы билгесезлек белән тилерүен, мин берничек тә башыма сыйдыра алмыйм!
Соңрак эзләнүемә сәбәп итеп, Рольникайте Мария Григорьевнаның " Я должна это рассказать" дигән китабын укырга тотындым! Авыр укылды... Һәр җөмләсен укыганда ,үзем әни кеше буларак , балаларымның бүгенгесен күзалладым! Исән калучы әлеге шәхес анда булган барлык вәһшилекне шул китабына сыйдырган!
Бүген 27 гыйнвар – Холокост корбаннарын искә алу көне. Ерткыч сәясәт корбаннары булганнарны һәм бу мәшхәрне туктаткан батыр йөрәкле кешеләрне искә алу көне.
1945 елның 27 гыйнварында совет гаскәрләре Освенцим концлагерен (хәзерге Польша территориясендә) азат итә. Бу көн Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне итеп, 2005 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе резолюциясе белән билгеләнә. Әлеге документны кабул итәргә Израиль, Канада, Австралия, Россия, Украина, АКШ илләре тәкъдим итә, аларга тагын 90нан артык ил кушыла.
Шушы көнне искә алу нисбәтеннән Дусым авыл клубында "Холокост тарихы буенча" дигән тема астында стенд ясап,аны балалар белән аңлашып,фикер алыштык! Үзенең вәхшилеге белән бөтен дөнья тарихына кереп калган Освенцим лагере әле дә булса тетрәндереп,җанны өшетеп ала.Мондый вәхшилекләр кабатланмасын,хәтеребез һәрчак уяу булсын.

Альбина Хакимова, Дусым авылы мәдәният йорты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев