Җитәкчебез Гөлнар Равил кызының бүген туган көне
Сезне гомер бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз!
Ихласлыгыгыз, ягымлылыгыгыз белән олы ихтирамыбызны яуладыгыз Сез. Тыныч характерлы, бервакытта да кешегә каты бәрелмисез, җайлап кына аңлатасыз. Ачу килгән чакларыгыз да буладыр, аларны да елмаеп кына үткәреп җибәрәсез. Һәрчак ярдәмгә килергә әзер булуыгыз, кыен чакларда кешенең күңеленә үтеп кереп, аны тынычландыра алуыгыз да барыбызга да хас түгел.
Сезгә иң-иң изге теләкләрне генә юллыйбыз. Иң мөһиме, нык сәламәтлек Сезгә, эшегездә зурдан-зур уңышлар, күтәренке кәеф юлдаш булсын, җәмәгатегез Айрат белән пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп озак еллар яшәргә язсын, балаларыгыз һәрчак куандырып торсын.
Яшәгез мәңгелек гөл булып -
Бәхеткә, шатлыкка күмелеп.
һәрвакыт елмаеп һәм көлеп,
Кадергә, хөрмәткә төренеп.
«Әтнә таңы» коллективы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев