Хокукый белем дәрәҗәсен арттыру максатыннан сатучылар өчен укулар үткәрделәр
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Әтнә муниципаль районының «Каенсар» сәүдә объектында сатучылар һәм хуҗалык итүче субъект өчен укулар үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре "Каенсар" сәүдә объектларында булдылар.
Анда катнашучыларга сәүдә кагыйдәләре, РФ "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы Законы нигезендә аңлатмалар бирелде һәм кулланучы белән сатучы арасында бәхәсле хәлләр килеп чыккан очракта тәкъдимнәр бирелде. Тормыш та төрле хәлләр булырга мөмкин. Сатып алу вакытында бәхәссләрдә килеп чыга. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләренең тәкъдимнәре һәркем өчен файдалы булды, дияргә була.
Чаралар кулланучылар базарында эшләүче эшмәкәрләрнең һәм сатучыларның хокукый белем дәрәҗәсен арттыру максатыннан үткәрелгән. Шул исәптән кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча да аңлатмалар бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев