Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа Шашы участогындагы юл ачыла

Районның “Татавтодор” оешмасы Арча филиалы Әтнә участогы инженер-диспетчеры Айназ Шаһиев әнә шулай дип сөендерде.

Бу юлга яңа асфальт инде җәелгән, хәзер яңартылган күпер кырыен гына эшләп бетерәсе калган. Шул ук вакытта мәдәният йорты янында яңа тукталыш павильоны урнаштырыла. Газета укучылар хәтерлидер, редакциягә иске павильонны юксынып һәм сорап язучылар күп булды. Кыскасы, шушы көннәрдә яңа юл эшли башлый.

Оешма хезмәткәрләре бүгенге көндә дамба кырыйларын чүп-чардан арындыралар, якын арада анда үскән үсентеләрне дә юк итәргә керешәләр. Кышка әзерлек тә бара. Инде җитәрлек күләмдә тоз алып кайтканнар. Тоз-ком (ПСС) кушылмасы ясар өчен комны гына ташып бетерәсе калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев