Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Янгын куркынычы зур булган чор җитте

Язгы-җәйге чорлар янгын куркынычы булган вакытлар булып санала.

Мәсәлән, узган ел коры үлән яну нәтиҗәсендә, Әлмәт һәм Лениногорск районнарында урманнар янды, Тукай районында 26 дача өйләре көлгә әйләнде, шулай ук районда да коры үлән һәм чүп-чар яну фактлары теркәлде.

Янгынга каршы режим кагыйдәләре нигезендә, җир кишәрлекләренә ия булучылар чүп-чарны, коры үсемлекләрне һәм үләнне вакытында җыеп алырга тиеш. Шулай ук торак пунктлар территорияләрендә табигый янгыннарны булдырмау максатыннан торак пунктлар тирәсендә кимендә 10 метр киңлектәге янгынга каршы минераллаштырылган полосалар булдыру зарур. Урманнар һәм урман посадкалары тирәсендә шулай ук минераллаштырылган полосаларны яңартырга кирәк. Янгынга каршы су белән тәэмин итү чыганакларын тикшерергә һәм тәртипкә китерергә. Табигатькә чыкканда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәргә, сүндерелмәгән тәмәке төпчеге ташламаска, учак үрчегән очракта, аны су белән сүндерергә һәм җир белән күмәргә кирәк. Балаларга ут белән шаяруга юл куймагыз.

Янгынга каршы махсус режим дәвам итә. Һәм бу вакытта учак ягу һәм чүпчар яндыру тыела.

Янгын вакытында түбәндәге номерларга шалтыратыгыз «01», «101» «112».

Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге булеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев