Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яулыклар, шәлләр, косынкалар, шарфлар...

Никадәр төсләр, күпме тукымалар төрлелеге. 

Хатын-кыз иңнәрендә алар ничек матур булып күренәлэр. Хәрбер хатын-кызның башларын, иңнәрен җылытып, матурлап безнең тормышыбызга ямь биреп торалар алар. Бүген Ш. Мәрҗани музееның әйдәп баручы методисты Зиннатуллина З. Р. Комыргуҗа мәдәният йорты, авыл китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә "Яулыкларда ил тарихы" дигән мәдәни-белем биру программасы үткәрде. Комыргуҗа мәдәният йортының фойесында күзнең явын алырдай аллы-гөлле бизәкле яулык, шәлъяулык, шәлләрдән, милли тематикадагы китаплардан торган күргәзмә оештырылды. Чара барышында яулыклар тарихыннан кызыклы мәгълумат бирелде, яулыкларга багышланган шигырьләр укылды, җырлар башкарылды, биюләр биелде. Яулык ябынуга мөселман дине ничек каравы турында авыл абыстае Валиева Назима апайнын фикере тынланылды. 1 сәгатьлек чара бер мизгелдә узып китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев