«Ашыт» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре күчмә семинар кысаларында Биектау районында урнашкан «Чулпан» тыюлыгы территориясендә булдылар.
Бу Татарстанның энҗесе булган – Зәңгәр күл.
Биредә алар өчен Зәңгәр күл буйлап экскурсия үтте.
“Безгә барысын да үз күзләребез белән күрү һәм бу уникаль әкияти урын турында мәгълүмат алу мөмкинлеге туды. Семинарда катнашучы һәркем биредәге матурлыкка сокланды. Күчмә киңәшмә барышында түгәрәк өстәл артында аралашу булды. Бөтен республика тыюлыклары белгечләре иң яхшы эшләнмәләр белән уртаклаштылар”, – диде «Ашыт» тыюлыгы белгече Гөлнара Габдрахманова.
«Ашыт» тыюлыгы белгечләре күрсәткән эшләнмәләрнең берсе – сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар белән уйнау практикасы. Тыюлык җитәкчесе Илшат Шәйхетдинов, Гөлнара Габдрахманова сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар белән методика үзенчәлекләренә һәм уен практикаларына тукталды. Талия Хурамшина кош-корт ясау буенча мастер-класс күрсәтте.
Тыюлык «Яңа Кенәр мәктәп-интернаты», «Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Арча муниципаль районындагы «Өмет чыганагы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге» белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Балалар Биологик ресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты үткәргән конкурсларда бик теләп катнашалар.
Район, республика, Россиядә призлы урыннар алалар. Тыюлык хезмәткәрләре экологик эшчәнлекне республиканың өч районында: Арча, Әтнә һәм Теләчедә алып баралар.
Нет комментариев