Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Затлы» сәүдә үзәгендә җитештерүчеләр продукциясе күргәзмә-презентациясе узды

«Затлы» сәүдә үзәгендә шәхси эшмәкәр Зөлфия Минашаева сатып алучыларга үзләре җитештергән продукцияне тәкъдим итте.

Шәхси эшмәкәр Зөлфия  Минашаева сатып алучыларга үзләре җитештергән продукция турында күргәзмә-презентация оештырды.

Күргәзмәнең төп максаты - район территориясендә җитештерелгән продукцияне куллану базарына чыгару өчен шартлар тудыру, шулай ук предприятиеләр эшчәнлеген популярлаштыру һәм товар җитештерүчеләр белән кулланучылар арасында турыдан-туры элемтәләр урнаштыру тора.
Кибет ассортиментында күп төрле он продукциясе бар: төрле эчлекле пироглар, кондитер әйберләре (тортлар, чәк-чәк, кырмыска оясы, пирожныйлар), икмәк әйберләре һәм яңа төрле салатларның киң ассортименты тәкъдим ителде.
Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре дә катнашты, алар хуҗалык итүче субъект вәкилләренә, шулай ук сатып алучыларга кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормаларын, аерым төр товарларны сату кагыйдәләрен, шул исәптән сатыла торган товарларга бәяләрне рәсмиләштерү кагыйдәләрен аңлаттылар.

Товарлар һәм җитештерүче турында сатып алучыларга нинди мәгълүмат тапшырылырга тиешлегенә, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килүен нинди документлар белән раслауга аерым игътибар бирелде.

Дөресен әйтергә кирәк, шәхси эшмәкәрнең күргәзмәсе сатучылар арасында зур кызыксынулар уятты. Әлбәттә, ике як өчен дә бу чара отышлы булды.
Шулай ук хезмәткәрләр катнашучыларны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкаләтләре белән таныштырдылар, мәгълүмати буклетлар тараттылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев