Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зират яны гөр килеп торды

Олы Мәңгәр авылы халкы зират янын чистарттылар, кыймаларын буядылар.

"Бүген бик матур гына эшләп алдык,ә иң мөхиме - бердәм булып.Аллага шөкер,тиешле эшне башкарып чыктык .Зират яны гөр килеп торды.Ихластан эшләгән бу эшләребез бездән дога өмет итеп яткан әрвахларның рухларын шатландырсын. Эшләгән игелекләрегез меңе белән узегезгә әйланеп кайтсын. Агач кисүдә катнашкан Зиннур абый,Мөдарис абый,Салимжан абый,Илназ Хисматуллин,Илназ Рузметов,Рафаэль абый,Әмир абый,печән чапкан Тахир Файзрахманов,Филатов Альберт,буяучы кызларыбыз Шарипова Гөлсинә, Шакирова Гөлсинә, Якупова Гөлфия, Иманкулова Фирдания, Хамидуллина Голнара,Фазлыева Рәмзия, Шакирова Найлә,Гарипова Голфания,Гайнетдинова Альбина,Рахимова Роза, Гыйлемханова Найлә,Сабирова Рәмзия, Сабирова Рәзинә, Саляхетдинова Рәмзия, Гарифзянова Гүзәл,Ганиева Алия,Хасанова Айгөл, Хасанова Зәлия,Юсупова Роза,Зарипова Мөнирә, Хакимова Рәмзия,Галиева Люция,Нигматзянова Зөхрәнен кызы Гүзәл һәм аның белән чыккан кыз бала ( төшеп калучы булса ,языгыз миңа) - барыгызга да Аллаһының мең рәхмәте яусын", - дип хәбәр итте Олы Мәңгәр авыл советы җитәкчесе Фәридә Филатова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев