Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үзәк банк автозапчастьләр кыйммәтләнү сәбәпле, ОСАГО тарифларын үзгәртергә ниятли

РФ Үзәк банкы ОСАГО тарифларын үзгәртергә ниятли, бу иминиятчеләр запас частьләргә бәяләр арту шартларында автомобиль хуҗаларының куркыныч адымнарын төгәлрәк исәпкә ала алуы өчен кирәк.

База тарифы коридорын 26 процентка киңәйтергә тәкъдим ителә, диелә регулятор хәбәрендә.

Җиңел автомобильләр өчен ОСАГО буенча тарифның база ставкасы 1646 сумнан 7535 сумга кадәр диапазонда аерым билгеләнәчәк. Җәмәгать транспорты өчен тариф коридоры ике якка да 17,8 процентка артачак.

Тарифларны үзгәртү зарур, чөнки Россия автоиминиятчеләр берлеге мәгълүматларына караганда, аварияләрдә иң зарар күргән детальләр уртача 28,7 процентка кыйммәтләнгән.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев