Зур концерт булып узды
Казан шәһәренең Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында бөек татар композиторы, беренче һөнәри татар хатын - кыз композиторы, югары музыкаль белемле беренче профессиональ татар җырчысы,Татарстан АССРның атказанган һәм халык артисты, РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе, Тукай бүләге иясе Сара Садыйкованың туган көне уңаеннан оештырылган Зур концертта булып кайтты музей кызлары.
"Шагыйрь Сибгат Хәким белән иҗади дуслыклары озак елларга сузыла аларның, композитор әдипнең 26 шигыренә көй яза. Әлфия Газиз кызы Айдарская Сибгат Хәким музее белән һәрчак элемтәдә тора, әнисенең китапларын бүләк итә, концертларына чакыра. Без анда зур кунак! Миңгол Галиев, Р. Асаев, А. Габдинов, Д. Закирова, Г. Байназарова, студент кына булса да, җырларны зур осталык белән башкаручы Рөстәм Егоров кебек профессиональ талантка ия булган җырчылар С.Садыйкованың төрле елларда иҗат иткән җырларын башкардылар. Бу очрашуда туган авылыннан килгән якташлары, С.Садыйкова һәм С. Сәйдәшев музее җитәкчеләре белән таныштык, истәлек өчен фотолар төштек", - дип хәбәр итте музей җитәкчеләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев