Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зур концерт тамаша күрсәттеләр

Күәм мәдәният йортында, зур концерт тамаша карап кайттык!

Елдагыча, инде гадәткә кереп барган эшләренә тугъры алар! Кемнәр дисезме, үзебезнекеләр: Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары! Аларны зур сәхнәгә әзерләп алып чыккан җитәкчеләре - укытучылары. Бер дулкында үткән әлеге концерт искитмәле иде. Ахырдан десертка спектакль. Әйе, шулай да була ул! Ике бәхет бергә килү! И. Юзеевның "Гашыйклар тавында" дигән спектакльненең премьерасы булды ахырдан. Спектакльне сәхнәгә Рәйсә апа Галиева куйды. Мәктәп укучылары гына димәссең, һәрберсе аерым бер урында. Нәрсә диясем килә, шәхсән, миңа бик ошады! Елата торган мизгелләрен, өзеп алып, көлдергән урыннары бизәде! Шушы дәрәҗәдә уйный белүләре ихластан горурландырды! Безнең балалар белем алган мәктәп мөгаллимнәре әзерләгән спектакль бит бу диеп, куанып утырдым. Авылның киләчәге дә, безнең балалар. Аларга белем генә түгел, тәрбияне, шушы спектакль аша бирүләре дә күп нәрсә турында сөйли. Афәрин!Сәхнәгә чыгу, зур тырышлык сорый! Сезгә бары уңышлар!
Спектакльдә үзебезнекеләр, Дусым авылы укучылары да булуы куандырды.

Дусым мәдәният йорты җитәкчесе Альбина Хакимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев