Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәтер

Сания Заһирова – мәртәбәле якташыбыз

Сания Заһирова 1918 елның 13 февралендә Олы Мәңгәр авылында крестьян гаиләсендә туа. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, 1934 елда Казанга килә һәм Ф3Өгә укырга керә.

 «Спартак» күн аяк киеме комбинаты каршындагы әлеге мәктәптән кисүче һөнәрен алып чыга. Әлеге һөнәрен ул оста эшчеләр янында тагын да камилләштерә.  
Сугыш елларында ул туган авылына кайта һәм көнне төнгә ялгап Җиңүне якынайту өчен тырыша. Чәчү чәчә, иген урып җыя, фронтовиклар өчен җылы кием әзерли. Бу тырышлыгы өчен «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнә.
Сугыштан соң комбинатка әйләнеп кайта. Яраткан эше аны һәрчак үзенә чакырып тора. Эшнең бертөрлелеге хезмәт җитештерүчәнлегендә кире чагылыш тапмасын өчен, хезмәт алымнарын иҗади яктан камилләштерә бара. Тиз, сыйфатлы һәм экономияле эшләргә – бу Сания Заһированың хезмәт девизына әверелә. Һәр минутны экономияләү нәтиҗәсендә ул смена саен 1,5 норма үтәүгә ирешә. Бары 1955 елда гына да 44730 дециметр күнне экономияли.
25 мең пар аяк киеменә җитәрлек күнгә экономия ясап, җидееллык планны (1959-1965 еллар) Сания Заһирова 5 ел һәм 4 айда үтәп чыга. Шушы күренекле казаныш өчен 1966 елда аңа Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә, Ленин ордены һәм «Урак һәм Чүкеч» алтын медале тапшырыла. Бу бүләк аны тагын зуррак хезмәт күрсәткечләренә рухландыра – VIII бишь­еллыкны Сания Заhирова 3 ел һәм 6 айда төгәлли. Ул экономияләгән күннән 22 мең пар өстәмә аяк киеме тегелә. Ул күп хезмәт башлангычларының инициаторы була, үзе артыннан бик күпләрне ияртә. Тәҗрибәле кисүче буларак,  үз һөнәренә бик күп яшьләрне өйрәтә.
 Ул предприятиенең җәмәгать тормышында да актив катнаша. Цех комитетын җитәкли, район hәм шәһәр Советы депутаты булып сайлана. 1973 елда лаеклы ялга чыга, соңгы көненә кадәр «Татарстан Геройлары» иҗтимагый оешмасы әгъзасы булып тора.
Сания Заһирова 2018 елның 8 маенда 100 яшендә вафат була.

Үзәк китапханә белән берлектә әзерләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев