Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Әтнәлеләр! Сак булыйк!

Җәйге ял һәм сәла­мәтләндерү лагерьлары балалар өчен күңелле уз­сын өчен янгын һәм бәхет­сезлек очракларын булдырмау максатыннан иминлек кагыйдәләре үтәлешенә зур игътибар бирергә кирәк.

Җаваплы затларның уяу, игътибарлы, үз эшләренә җаваплы караулары кирәк. Лагерьларда көн тәртибен дөрес формалаштыру да мөһим роль уйный. Көннең төрле вакытында да балаларны игътибарсыз һәм контрольсез калдырмау зарур. Балалар белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында аңлату эшләре үткәрергә, ут, шырпы кулланырга ярамаганлыкны аңлату кирәк. Лагерь барышында җитәкчеләргә сменага берничә тапкыр янгын вакытында эвакуацияләү буенча өйрәтү эшләре үткәрергә киңәш ителә. Ашыгыч хәл килеп чыккан очракта балалар һәм җаваплы затлар үзләрен ничек тотарга кирәклеген аңласыннар иде. Кәрәзле телефоннарны заряд белән тәэмин итү махсус билгеләнгән урыннарда гына ясалырга, эвакуация юллары һәм бинадан чыгу юллары ачык торырга тиеш. Барлык вожатыйлар һәм башка җаваплы затлар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белергә тиешләр. Кайчагында янгыннар олылар гаебе белән дә килеп чыга. Шуңа күрә күз уңында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм янгын сүндерү хезмәте, шулай  ук башка гадәттән тыш хезмәтләрне чакыру номерлары язылган табличкалар куелырга тиеш.
Хәвеф-хәтәр килеп чыккан очракта кичекмәстән янгын сүндерүчеләрне чакыртырга, балаларны тиз арада эвакуацияләргә, куркынычсыз урынга урнаштырырга кирәк. Лагерь персоналына янгын сүндерүчеләр килгәнче, янгынны беренче стадиядә, турыдан-туры кеше гомеренә һәм сәламәтлегенә зыян китермәгән очракта беренче сүндерү эшләре башларга кирәк. Янгын сүндерүчеләрне лагерь җитәкчесе каршы алып, кеше­ләрне эвакуацияләү эшләре барышын җиткерергә һәм килеп туган хәлне тиз арада аңлатырга тиеш. 
Янгын вакытында ярдәмгә чакыру телефон номерлары 01, 101, 112, Әтнә район янгын сүндерү бүлеге телефон номеры 2-20-01.
Ильяр Гыймадиев, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән инспекторы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев