Бүген Татарстанның Биектау районы Биектау авылында Тукай урамындагы шәхси йортта янгын чыккан. Ике катлы йортның икенче каты янган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә сөйләүләренчә, янган йорт тәрәзәсеннән янгын сүндерүчеләр 7 яшьлек малайны коткарган.
Янгын урынында 3 яшьлек малай, 57 яшьлек хатын-кыз һәм 5 яшьлек кыз мәетләре табылган.
Янгын сүндерүчеләр йөз квадрат метр мәйданга таралган янгынны сүндергән. Янгынның беренчел сәбәбе – кыска ялганыш.
Татарстан прокуратурасы хәбәр иткәнчә, вакыйга урынына Биектау районы прокуроры вазыйфаларын башкаручы Руслан Зәйнуллин килгән. Тикшерү эше алып барыла, диелә хәбәрдә.
Нет комментариев